Гаяз Исхакыйга багышланган сайт

Гаяз Исхакый - татар милли реалистик прозасына нигез салучы зур әдип, татар әдәбиятының милли йөзен билгеләүче каләм иясе, әдәбиятның иҗтимагый ролен күтәреп, аны милли һәм сәяси аң тәрбияләү коралы итеп файдаланган һәм шул олы максатын гамәләгә ашыру өчен аңа бөтен иҗатын багышлаган милләтпәрвәр. 1917 елның октябрь борылышына кадәрге һәм аннан соңгы чордагы татар әдәбиятын, татар драмматургиясен, милли публицистиканы, милли журналистиканы, милли фәлсәфәне, әдәбият һәм тарих фәннәрен Гаяз Исхакыйның күпкырлы һәм талантлы иҗатыннан башка күз алдына китерүе кыен.
Бүгенге көндә халкыбызның бай тарихи мәдәни мирасының кайбер идеология тарафыннан тыелган өлешен кире кайтару өчен яңа мөмкинлекләр бар. Әле күптән түгел генә аерым бер системага хезмәт иткән кайбер тарихчыларыбыз һәм әдәбиятчыларыбыз тарафыннан буржуаз милләтчеләр, буржуаз язучылар мөһере белән тамгаланган Г.Исхакый, Й.Акчура, С.Максуди, Г.Баттал-Таймас, Г.Ибраһимов кебек күпсанлы татар зыялыларының бай иҗат мирасы белән киң катлау укучыларны таныштыру өчен нигез бар.
Бу татар зыялылары арасында Г.Исхакый аерым зур урын алып тора. Хикмәт биредә Г.Исхакыйның зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе булуында, коммунистик режим белән гомере буена көрәшүендә генә түгел, әлбәттә.
Бүгенге көндә Исхакый мирасының шактый өлеше укучыга кире кайтты инде. Аның әдәби, мәдәни, гыйльми, милли матбугат өлкәсендәге эшчәнлеге дә өйрәнелә.

Новый слой…
Новый слой…

Форум яңалыклары

Г.Исхакый музее хакында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә форумга рәхим итегез!