Публицистика

Г. Исхакый үз максатына, хыялларына беркайчан да хыянәт итмәүче, ничек кенә эзәрлекләсәләр дә, үз юлыннан чигенмәүче нык ихтыярлы көрәшче булган. Башта Петербургта, ә 1914 елдан Мәскәүдә яшәгән чакта ул "Ил" газетасын чыгара. Бер җирдә газетаны ябулары була, Исхакый аны икенче урында чыгара башлый. Әле кайда диген, патша хөкүмәтенең борын төбендә үк бит. Бүген кайсы язучыбыз, курыкмыйча, Россиянең үзәк шәһәрләрендә газеталар чыгарып (сүз "Кәеф ничек?" кебек газеталар турында бармый), милләте өчен әнә шулай эшләп йөри ала. Димәк, Исхакый курку белмәс чын көрәшче булган. Үзе чыгарган газетада Рус хөкүмәтенең колониаль планнары турында фаш итеп язудан да курыкмый ул. 1915 елда патша хөкүмәте әзербайҗаннарга каршы әрмәннәрне котыртып, аларның милли азатлык хәрәкәтен бастырмакчы була. Г.Исхакый моны газетасында фаш итә, хөкүмәтнең планнары да өзелә. Дөрес, нәтиҗәсе Исхакый өчен дә әйбәт булмый: "Ил" газетасы ябыла. Ул шул урында туктап калса, Исхакый да булмас иде. 1916 елда Мәскәүдә "Сүз" дигән яңа газета чыгара башлый. Аның беренче саннарында ук Төркестан мөселманнарын бастырырга җыенган генерал Куропаткин фаш ителә. Исхакый тагын җиңеп чыга, әлбәттә, "Сүз" ябыла, әмма ул көрәшүдән туктарга җыенмый.

Форум яңалыклары

Г.Исхакый музее хакында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә форумга рәхим итегез!