Гаяз Исхакыйның биографиясе

Г.Исхакый 1878 елның 22 февралендә Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында мулла гаиләсендә туа. Әнисе Камәриянең дә нәселе Морат муллага барып тоташа. Исхакый тумыштан ук зирәк була, биш яшендә укырга өйрәнә. Кечкенәдән үк үзенең яшьтәшләреннән белемле булуы белән аерылып тора. Ул үзенең белеме белән канәгать булмыйча һәрвакыт алга омтыла. Менә шушы сыйфатлар да аның алдагы тормышына йогынты ясамыйча калмый.

Җитмеш алты еллык гомеренең алтмыш елын татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә багышлаган, илле җиде елын иҗатка биргән, илле биш елын татар милли матбугатын үстерүгә тоткан Гаяз Исхакый үзеннән соң гаять зур һәм бай мирас калдырган.  Бүгенге көндә шул мирасны ачыклау, туплау,  халыкка кайтару эше нигездә башланса да, Гаяз Исхакый иҗат иткән әсәрләрнең күпчелеге әле һаман да укучыга тәкъдим ителмәгән. Гаяз Исхакый үзе дә, китап булып басылган һәм кулъязма хәлендәге әсәрләренең тулы исемлеген булдырып, аларны бер тәртипкә салырга тырышкан. Аерым алганда, ул 1951 елда үз кулы белән төрек телендә “Гаяз Исхакыйның әдәби әсәрләре библиографиясе”н төзегән. Әсәрнең теле, жанры, язылу вакыты, басылу вакыты һәм басылу урыны төгәл күрсәтелгән бу библиографиядә Гаяз Исхакый 58 исемдәге әсәрен атый.  Моннан тыш, библиографиядә Гаяз Исхакый үзе оештырган һәм баш мөхәррире булган сигез газета һәм өч журналның исемлеген бирә. Ул төрле елларда “Таң йолдызы”, “Тавыш”, “Ил”. “Сүз”, “Ил сүзе”, “Маяк”, “Милли байрак” газеталарын һәм “Таң мәҗмугасе”, айлык “Төрек йорды” һәм “Яңа милли юл” журналларын нигезләгән, мөхәррире булган һәм нәшер иткән.

Гаяз Исхакый яшь вакытларында ук үзенең тирән белемле булуы белән аерылып торган.  1897 елда үзенең остазы Һ.Максуди белән Казанның Печән базары тирәсендә яңа ачылган Әмирхановлар мәдрәсәсенә күчә. Шунда үзе дә хәлфәлек эшен башлап җибәрә һәм Казанда беренче буларак мәдрәсәдә аваз методы белән, ягъни җәдитчә укытуны гамәлгә кертә. Г.Исхакыйның исеме дә, шул уңай белән, беренче тапкыр матбугатка килеп керә.[1]

Бер үк вакытта Г.Исхакый төрек әдәбиятын ныклап өйрәнә, күп хикәя, романнар укый. Шулай ук аңарда рус һәм Көнбатыш Европа әдәбияты белән дә якыннан танышу теләге туа. Моның өчен рус телен яхшы белү кирәк булганга, ул башта күпмедер вакыт аерым укытучыдан  шәхси дәресләр ала, ә 1898 елның Казанның Татар укытучылар мәктәбенә студент булып керә. Монда ул Х.Ямашев, Г.Колахметовлар белән укый.

Казанда чагында “Шәкертлек” җәмгыяте оештырып, “Тәрәкъкый” исемле кулъязма газета чыгарган, төрле якларга хатлар яздырып таратып, татар халкын йокыдан уяту эшендә актив катнашкан, белеме, культура дәрәҗәсе белән дә күпләрдән югары торган Г.Исхакый “Хөсәения”дәге шәкертләр тормышы-көнкүрешенә, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләренә дә бөтенләй башка рух кертә, шәкертләргә яңа фәннәр, яңа китаплар укыта, атна саен әдәбият кичәләре ясата, моңа кадәр хәлфәләренә ярарга тырышып,  шулай булырга тиеш дип, кимчелекләрне күрмичә яшәгән шәкертләрне дөресен сөйләргә өйрәтә, китапханә, ашханәләрне дә тәртипкә кертә.  Шәкертләрдә кешелек хисләре уятып, зур хөрмәт казана.

Г.Исхакый Казанда, Оренбургта чыккан рус газеталарын күзәтеп бара, төрек газета-журналларын укуны дәвам иттерә. Төрки телдәге “Тәрҗеман”, “Шәркый рус” газеталарындагы материаллар аны аеруча нык кызыксындыра. “Тәрҗеман” күтәргән байтак проблемалар “Инкыйраз”да киң чагылыш таба. 1903 нче елда “Тәрҗеман” чыга башлауга егерме ел тула. Бу уңай белән Исхакый газета эшчәнлеген хуплап: “Исмәгыйль мирза безнең үлгән милләтемезгә хәят бирде (...), караңгы йөземезгә мәгариф нуры чәчте”, - дип язып чыга. [2] Моңа кадәр аның шул газетада К.Насыйрины “Мәшһүр мөхәррир” дип бәяләгән некрологы басыла (“Тәрҗеман”; 1902 ел, 15 Сентябрь). Әнә шулай ул үз мәкаләсе белән вакытлы матбугатка да кереп китә. аның бәйләнеш-аралашу даирәсе киңәя.

Үтә тәнкыйди карашлы Г.Исхакыйны, төрле сылтаулар табып, Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсеннән китәргә мәҗбүр итәләр. 1903 елның җәендә ул Казанга килеп, университетка керергә әзерләнә  башлый. Ләкин, бик теләмәсә дә, ата-анасының катгый таләбе буенча, алдан әзерләп куелган указ нигезендә, авылга кайтып мулла була. Бу аның максатыны туры килмәгәнгә,  1904 елда яңадан Казанга килеп, революцион хәрәкәтләргә кушылып китә. 1905 ел революциясен ул хуплап, күңел күтәренкелеге белән каршылый. Төрле митингларда катнаша.  Чистай районына кайтып авылда җыеннар оештыра, революцион ситуацияне аңлата. Ләкин, донослар булып, полиция күзәтүенә эләгә. Кулга алу куркынычы туа, качып йөри башлый.

Шул арада Г.Исхакый 1905 елның 29 октябрендә чыга башлаган “Казан мөхбире”нә эшкә чакырыла. Әмма Йосыф Акчура редакторлыгындагы бу газетаның юнәлеше аны бик үк канәгатьләндермәгәнлектән, ул үзе “Таң” исемендә газета чыгару эшенә керешә. Рөхсәт бирелмәгәч, “Хөррият” исемендә чыгарырга омтылыш ясый. Ахыр чиктә Гали Путиляков исеменә  “Таң йолдызы” газетасына рөхсәт алына. Бу газетада Исхакый үзенең иҗтимагый-сәяси омтылышларын чагылдыра. Бу газетаның программасында да ачык чагыла. Ул түбәндәгедән гыйбарәт була: “Мондый куркыныч, чуалчык вә бик мөһим бер вакытта без дә эшче һәм үзе эшләп көн күрә торган авыл халкының файда вә сәгадәтләрен күзәтеп, аларны үзләренең дошманнары байлар, бюрократлар һәм болар җырын җырлый торган төрле вөҗдансыз, оятсыз партияләрнең аздыру агуларыннан саклап, үз мәсләкләре, үз сәгадәтләре өчен тырышырга вә шул караңгы төндә, кара урманда таң йолдызы булмакчы булабыз.

Газетабызның авыл халкы өчен лозунгысы “Бөтен җир, бөтен иректер”. Эшчеләр өчен “эшче халыкның файдасын саклый торган законнар, эш вакытының сигез сәгатькә калдырылуы, эш бәһасенең арттыруыдыр”.[3]

Әлеге программ чыгышта тагын мондый юллар да бар: “Дини һәм милли мәсьәләләрне тәмамән үз кулыбызга күчүенә тырышачак “Таң йолдызы” тирәсенә берләшеп көрәшегез, чөнки тартышуда гына табарсыз сез үз хокукыгызны”.

Татар социалист-революционерлары органы булган бу газета, табигый ки, шушы иҗтимагый кавемнең карашларын чагылдыра. Сүз монда  заман тормышын сыйнфый позициядән торып бәяләү һәм аны бары революцион юл белән генә үзгәртеп кору мөмкинлегенә инану турында бара. Хәтта ул вакытта татар җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торган милли мәгариф системасын үстерү мәсьәләсенә дә “таңчылар” революцион позициядән торып киләләр. Әгәр күпләр, бигрәк тә җәдитче мәгърифәтчеләр, әлеге системаны ислах, ягъни реформа ярдәмендә үстерүгә өмет багласалар, “таңчылар” монда да, беренче чиратта, илдә икътисади-сәяси шартларны үзгәртү кирәклегенә басым ясыйлар. Алар бары җәмгыятьне революцион юл белән үзгәрткәч кенә “Һәркемгә үз телендә бушлай уку-язу булачак. Шул вакытта гына татар мәктәп-мәдрәсәләре дә рәткә салынып, хаыкка хезмәт итәрдәй кешеләр җитешәчәк” дигән карашта торалар.

“Таң йолдызы” 1906 елның 18 маенда чыга башлый. Фактик редакторы, рух бирүчесе – Г.Исхакый. Бу – татарларда Уральскида К.Мотыгый белән Г.Тукай чыгарган “Фикер”дән соң икенче революцион-демократик газета, татар социалистик-революционерлары, ягъни бөтен хезмәт иясе интересларын чагылдыруны күздә тоткан партия органы.

Нибары биш ай гына яшәгән бу газета битләрендә Г.Исхакый кискен сәяси чыгышлар ясый, патша хөкүмәтен төрле яклап фаш итә, азатлык проблемаларын күтәрә, халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалый. Татарлар кебек үк, рус халкының да изелеп яшәве турында сөйли. Бөтен халыкларның уртак дошманы булган самодержавиегә каршы бергәләп көрәшергә чакыра.

Г.Исхакый 1906 елның 16-21 августында Бөтенроссия мөселманнарының Нижний Новгородта узган Беренче съездында катнаша. Докладлар тыңлагач, ул берничә тапкыр сүз ала. Мондый җыелышлар үткәрү бары тик 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә генә мөмкин булганлыгы, революция күп каннар түгелеп, зур югалтулар аша эшләгәнлеге, азатлык өчен көрәш әле дәвам иткәнлеге турында сөйли, халык алга китсен өчен сүздә, матбугатта, җәмгыятьләр эшендә тулы ирек кирәклеген кистереп әйтә, яңа көрәшләргә чакырып: “Тартышуда гына табарсын үз хакыңны!” – дигән лозунгны алга куя.

Съездда Г.Исхакыйның торган юлы, кыйбласы бик ачык төсмерләнә. Бу эшне тагы да активлаштыра барып, ул төрле  җыелышларда, митингларда яисә матбугатта патша самодержавиясен ачыктан-ачык фаш итәргә тотына. Эшнең кая таба баруын аңлаган патша чиновниклары моның белән килешә алмый.  1906 елның 30 октябрендә ул Казанда С.Рәмиев фатирында кулга алынып, төрмәгә ябыла.  Тикшерү китә, төрмәгә бер керә, бер чыга.

Г.Исхакый революцион эшчәнлеген янә активлаштыра. Яңадан кулга алына һәм 1907 елның октябрь аенда өч елга хөкем ителеп, Архангель губернасына сөргенгә җибәрелә.

Казан жандарм идарәсе әзерләгән белешмәдә аңа мондый характеристика бирелә:  ул 1906 елда Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында Чистай өязе крестьяннары арасында хөкүмәткә каршы пропаганда алып бара. Тотып тикшерелә. Күзәтү астына алына. Ул Россия эшче социал-демократлары һәм социалист-революционерлар партиясе сафында да тормый, карашлары буенча анархист булып, Казан татар революцион оешмасына керә. Хөкүмәткә каршы агитацияне татар мәдрәсәләрендә укучылар арасында алып бару белән генә чикләнмичә, Казан, Вятка, Пермь, Уфа, Самара, Оренбург губерналарындагы  татар һәм рус крестьяннарын да агитацияли. Ул кискен характерлы анархист булуы, эшендә берни алдында да тукталып калмый торган тәвәкәллеге блән аерылып тора.[4]

“Анархист” дигәне белән килешәсе килмәсә дә, бу документта Г.Исхакыйга хас төп сыйфатлар дөрес тотып алынган. Каты, көчле характерлы кеше булмаса, ул милләтен иреккә чыгару, аны кешеләрчә яшәтү өчен көрәш позициясен гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклый алмас иде.

Г.Исхакыйның 1905-1907 еллар арасында сәясәт, журналистика, әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге үзара тыгыз бәйләнештә, бер-берсен тулыландырып бара. Ул газеталарны көрәш трибунасы итеп файдалана, аларга төрле псевдонимнар белән яза (“Чыңгыз”, “Япанчы” һ.б.) “Таң йолдызы” ябылгач, башлаган эшен Х.Әбүзәровның рәсми редакторлыгы астында  1907 елның апрель - август айларында чыккан шул ук татар эсерлары газетасы “Тавыш”та дәвам иттерә.

Г.Исхакый 1913 елның 4 апрелендә сөргеннән азат ителә. Шулай да аңа Казанда яшәргә рөхсәт бирелми. Кайтышлый ул Петербургка кагыла. Таныш-белешләре белән сөйләшеп шунда яшәргә карар кыла. Башта Нижний Новгород аша Казанга килә. Язучылар, артистлар, журналистлар белән очраша. Аннан ул туган авылында булып яңадан Петербургка кайта. Г.Исхакыйның, моңа кадәргеләреннән аермалы буларак, иректә үткән яңа көрәш этабы башлана.

Бу этапта ул төп игътибарын публицистикага юнәлдерә, элеккечә, халыкны уяту, агарту, көрәшкә әйдәүдә иң үтемле чара итеп вакытлы матбугатны саный һәм ил күләмендә зур мәсьәләләр күтәрерлек матбугат органы булдыру чарасына ирешә. Бу юнәлештә аңа Петербургның прогрессив байлары, зыялылыар ярдәмгә килә. Ул беренче тапкыр үз исеменнән, үз редакторлыгында, Й.Акчура, Муса Бигиев, С.Рәмиев, М.Гафури, З.Вәлиди, Ф.Туктаров, Н.Гасрый кебек каләм ияләре катнашлыгында, “Ил” дигән газета чыгара башлый. “Йорт-җир файдасын күзәтүче төрек-татар газетасы” дип игълан ителсә дә, 22 октябрьдәге беренче санында ук баш мәкаләдә Г.Исхакый зур эшкә тотыну, милләтне саклау юлында бер иман белән хәрәкәт итү кирәклеге, тартышу, көрәш алда торганлыгы турында әйтә.[5] Газета революцион-демократик идеяләр учагы буларак мәйданга килә. Шул юнәлештә эшләп, ул бераздан Мәскәүгә күчерелә. Әмма озак та үтми, 1915 елның 27 мартында, сәяси яктан зарарлы дип, хөкүмәт тарафыннан туктатыла. Моннан соң “Ил”не Г.Исхакыйның фактик редакторлыгында шул ук Мәскәүдә башка кеше исеменнән чыгарылган “Сүз” (1915-1916) һәм “Безнең ил” (1916-1917) газеталары алмаштыра. Болар да революцион-демократик рухлы газеталар булып, самодержавиегә каршы кискен оппозициядә торалар. Боларда да милли мәсьәләләр үзәккә куеп яктыртыла.

1913 елдан соң Г.Исхакыйның тактикасы беркадәр үзгәрә. Ул элек сулдарак, сыйнфый көрәш позициясендә торып, ягъни җәмгыятьне байга, ярлыга бүлеп карап эш итсә, хәзер азатлыкка ирешә милләт эчендәге төрле катламнарның бердәм хәрәкәте нәтиҗәсендә тормышка ашарга тиеш дип саный.

Бу этапта Г.Исхакый беренче тапкыр иректә үзе теләгәнчә туган көнен билгеләп үтә. Мәҗлес-җыелыш 1914 елның 10 февралендә Петербургта “Ил” газетасы идарәсендә ясала. Утырышта Петербург Җәмгыяте хәйриясе рәисе Заһид Шамил, галимнәр, журналистлар, татар зыялылары, студентлар, курсисткалар катнаша. Г.Исхакыйның әдәбиятта тоткан урыны, милләткә хезмәте турында чыгышлар ясала, эшчәнлеге югары бәяләнә. соңыннан әдип үзе: “Болай үз өемдә рәсми сурәттә якын дус вә аркадашларым берлә бергәләшеп туган көнемне каршы алу минем гомеремдә беренче мәртәбә булды. Чөнки миңа әлегә кадәр туган көнемне йә төрле төрмәләрдә, йә ссылкада, яхуд качып-посып үткәрергә туры килә иде. Бүген, башкалар кебек үк, тәмам хокуклы, иркенлектә булган бер кеше сурәтендә, сезнең араңызда утырып, үземнең шәхси бәйрәмемне үткәрә алуым һәм сезнең тәбрикләвеңезне ишетүем миңа янә бер куәт, тагы да көчлерәк бер иман  бирәдер”, - дип сөйли, үзенең әдәбият мәйданындагы хезмәте төрле тыюлар, каршылыклар һәм тартышулар белән тулы булганын әйтеп үтә. [6]

“Ил”, “Сүз”, “Безнең ил” газеталарында Г.Исхакый каләме белән сәяси-иҗтимагый, милли мәсьәләләрне, агымдагы хәлләрне яктырткан бик күп мәкаләләр басыла. Үзен ул иркен тота, һәрвакыттагыча, мәктәп, туган тел, милли тәрбия, әдәбият-сәнгать, драматургия, театр турында үз фикерен ачык әйтә. Мәсәлән, үлүенә бер ел тулу уңае белән “Ил” газетасының бер саны тулысынча Г.Тукайга багышланып, анда бик күп язмалар, Тукайны айга утыртып эшләгән төсле фоторәсем бирелә.  Баш мәкаләдә Г.Исхакый Тукайны табигать җимеше итеп карый, милләтебез әнә шул табигать биргән “чын бер алмазны”, олы талантны үз вакытында күрә, бәяли, аңа тиешле хөрмәт күрсәтә алмады, нәтиҗәдә Тукай фаҗигале төстә бик иртә арабыздан китте дип аңлата. Тукай “ятим үсте, ятим яшәде, ятим үлде (...), Тукай фаҗигасе – безнең фаҗигамез, Тукай фаҗигасе – милли фаҗига”, - ди ул. Тукайны ул чын мәгънәсендә халык шагыйре дип атый.[7]

Г.Исхакый милли театр өлкәсендә булган һәр уңыш яки кимчелекне күреп, үз мөнәсәбәтен белдереп тора. Мәсәлән, 1915 ел ахыры - 1916 елның башында Мәскәүдә Бөтенроссия халык театрлары съезды үткәрелә. Төрле милләт вәкилләреннән өч йөздән артык кеше җыела. Ләкин, чакырылган булсалар да, татар театр эшлеклеләреннән берсе дә съездга килми. Бу хәлгә Г.Исхакый бик борчыла. Съезд ачылгач та ул үз газетасында зур мәкалә белән чыгыш ясый. Мәкаләсендә татар театрының ун еллык тарихы булуы, аның инде ил күләмендә танылуы хакында сөйли. Ләкин “менә без дә бар, без дә эшлибез, безнең дә милли тормышка, халык булып яшәргә хакыбыз бар”, -  дип әйтүче булмады ди ул.[8]

 Г.Исхакый татар тормышының бер генә ягына да игътибарын юнәлтмичә калмый. Матбугат аша ул татар мирзаларының халыктан аерылганлыгына, Кавказ мөселманнарының сугыш аркасында кичергән фаҗигаләренә, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләләренә, бала тәрбияләү, милли тел проблемаларына, үзешчән театр хәрәкәтенә карата да үз мөнәсәбәтен белдерә бара. Аңа бик күп хатлар килә, ул хатларга акыллы, төпле җаваплар бирә. Мәсәлән, ул чакта теге яки бу пьеса сәхнәдә начар чыкса, драмматургны гаепләп хат яза торган булганнар. Шундый бер хатка биргән җавабында Г.Исхакый пьесаны бозып куюга автор гаепле түгеллеген, Әндиҗанга, Архангельга яисә Хабаровскига барып, әсәрне ничек куюларын автор күзәтеп йөри алмавын, моңа уйнаучылар үзләре җаваплы икәнлеген аңлата. Мин “үзем ышанганча, үзем халкыма файда дип уйлаганча язам, шул язуларымны теләнеп, мең бәла берлән бастырып таратам, шул бастырылганнарымны, кирәк китап булсын, кирәк газета, журнал булсын, әллә никадәр матди зарар итеп, ярым бушлай таратам”, - ди ул. Сүзен дәвам иттереп, татар театрында пьесалары уйнала башлауга тиздән ун ел тулуын әйтә, хокукы булса да, театр  үсүен зарар булмасын дип, ун ел эчендә бер тиен дә гонорар алмаганлыгын белдерә.[9]

Гаяз Исхакый бернигә карамыйча эшли, яза, бер ачылып, бер ябылып торган, сяси мотив белән әллә ничә тапкыр штрафка тартылган газеталарында татарның бөтен яшәешен яктырткан, матбугат, мәктәп, әдәбият, сәнгатьнең торышын тулаем характерлаган һәм хәрәкәт программасы булырлык зур-зур мәкаләләр белән чыга.[10]

1916 елда төрле урыннарда татар вакытлы матбугатына ун ел тулу датасы зур итеп билгеләп үтелә. Матбугатта шул вакыт эчендә чыккан газета-журналларга күзәтү ясала, бәя бирелә. Г.Исхакый иң озын гомерле газеталардан берсе “Йолдыз” турында сүз кузгата, юбилей дип тормастан, аның редакторы, кайчандыр үзенең укытучысы Һ.Максудины милли иман юклыкта, мәсләксезлектә, хөкүмәт политикасына ярашып эш итәргә тырышуында гаепли. [11] Бу уңайдан “Йолдыз”ны яклап берничә мәкалә басыла. Бу бәхәсләрне Ф.Әмирхан йомгаклый. Ул Г.Исхакыйның “ачы һәм каты” язганлыгын әйтә, үзе дә кайчандыр “гаять ачы бер каләм кулланырга гадәт итенгән бер кеше” булса да, бүген аның “буржуазный тынычлык сөя торган табигате моңар ирек бирмәс иде”, бүген мин болай мин болай каты яза алмас идем ди. Шуңа да карамастан, Ф.Әмирхан Г.Исхакыйны тулысынча яклый, ул аны җәмәгать эшлеклесе, язучы буларак югары бәяли, үз идеяләрен тормышка ашыруда армый-талмый эшләүче “сүнә белми торган бер ялкын” дип атый.[12]



[1] Из мусульманского мира. – Казанский телеграф, 1898, 15 января.

[2] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.

[3] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.

[4] Справка. Из дела Казанского жандармского управленя. – ТССР Үзәк дәүләт архивы. 286/1с., ф., 2 тасв., 414 эш, 75-76 кәгазьләр, 1913, 19 Ноябрь; шул ук: Г.Ибрахимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты архивы, 81 ф., 1 оп., 137 эш, 1-4кәгазьләр.

[5] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.

[6] Исхаков М.Г. Әсәрләр 15 томда, 8 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – 447б.

[7] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.

[8] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.

[9] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.

[10] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.

[11] Исхаков М.Г.Әсәрләр:15т./Гаяз Исхакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998 – 7т.: Публицистика. – 2008. – 366б.

[12] Исхаков М.Г. Әсәрләр 15 томда, 8 том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – 447б.

Форум яңалыклары

Г.Исхакый музее хакында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә форумга рәхим итегез!