flexsmm

Бу кызык!

ФИО: Миңнегулов Хатыйп Юсупович

Туган: 12 май 1939 ел,  Зәй районы, Сармаш авылы.

Белеме:   1957 елда Сарман районы Иске Кашир авылы урта мәктәбен тәмамлый. 1959-1964  году окончил Старо-Кашировскую среднюю школу Сармановского района РТ; 1959-1964 елларда КДУның тарих факультетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый.

Фәнни дәрәҗәсе: филология фәннәре докторы (1991), профессор (1992).

1972 елда “Сәиф Сараиның үзенчәлекле әсәрләре һәм тәрҗемәләре” темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1991 елда “Көнчыгыш классикасы һәм татар әдәбияты” темасына докторлык диссертациясе яклый.

Эш урыны: 1964 – 1966 елларда Сарман районы Чукмарлы авылында мәктәп директоры. 1966 – 1967 елларда Сарман районы КПСС ның парткабинет һәм партбүлек җитәкчесе.

1967 елдан алып безнең көннәргә кадәр КДУның татар әдәбияты кафедрасында эшли (ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра җитәкчесе).

Фәнни хезмәтләр өлкәсе: борынгы, урта гасыр әдәбияты һәм Көнчыгыш әдәбияты белән бәйләнеше (гарәп, төрек һ.б.). Татар әдәбияты буенчы китаплар авторы.

Публикацияләре:

Барлык басылган әсрләре саны: 506.

“Дөньяда сүземез бар”. – Казан: Тат.кит.нәшр. – 1999.  – 314 – 335 б.

IX сыйныфлар өчен татар әдәбияты китабы (урта гасыр һәм XIXг.) – К.: Мәгариф. -  1994.

IX сыйныфлар өчен татар әдәбияты буенча хрестоматия. – К.:Мәгариф. – 1996. һ.б.

Монографияләр:

Х.Миннегулов. Творчество Исхаки в эмиграции (Исхакый мөһаҗирлектә) – Казань: Таң -Заря. - 1999. – 84 с. 

Сәиф Сараи. Тормышы һәм иҗаты. – КДУ. – 1976.

XIX г. Татар әдәбияты һәйкәлләре. – КДУ. – 1982. һ.б.

Дәрәҗәләре, бүләкләре: Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Фәннәр академиясе академигы; Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты; Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты; Татарстан Республикасының атаклы фән эшлеклесе; «Международный Человек года» (Англия, Кембридж), 2000 елда Татарстан Республикасының “Мактаулы грамотасы” белән бүләкләнә.

 

Форум яңалыклары

Г.Исхакый музее хакында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә форумга рәхим итегез!